news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан бренд булдырырга тели

Бренд идеясен тормышка ашыру өчен бәйге игълан ителә. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан бренд булдырачак. Бу уңайдан бөтенроссия бәйгесе уздырыла. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.

Бәйгенең максаты — символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу һәм куллану.

Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны brend1100@bk.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 2021 елның 30 маена кадәр ясала. Оештыручылар барлыгы өч җиңүчене ачыклый. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Бәйге нәтиҗәләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең dumrt.ru адресы буенча урнашкан сайтында басылып чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100