Яңа Чабаксар мәчетенә Айнетдин хәзрәт исеме бирелде

Гыйбадәтханә быел 7 июльдә, Чабаксар шәһәрендә уздырылачак федераль Сабан туе көнне ачыла.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Яңа Чабаксар - Чувашиядәге яшь шәһәрләрнең берсе. Ярты гасырлык тарихы булган әлеге калада төзелә торган бу мәчет тә беренчесе. Узган елда аның манарасына ярымай куйдылар. Бүген исә аңа Айнетдин хәзрәт исеме бирелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте.

Айнетдин хәзрәт Шамбазов узган гасыр башында Шыгырдан авылындагы өченче мәчеттә имамлык итә. Айнетдин хәзрәт алтын куллы кеше була. Ул мәчеттә имамлык итү өстенә, өендә зәркәнчелек белән дә кәсеп итә.

1938 елда нахак яла ягылып, «халык дошманы» исеме тагылган мулланы шул ук елның 10 февралендә Алатырь шәһәрендә атып үтерәләр. Узган гасырның 90нчы елларында аның оныклары суд аша акланган бабаларының күмелгән урынын да эзләп таба.

Бүген аның якташлары заманында авылда зур эш алып барган, йөзләгән балага аң-белем биргән, ләкин нахакка рәнҗетелгән хәзрәтнең исемен яңа мәчеткә бирү уңаеннан Корбан ашы мәҗлесенә җыелды. Кунаклар арасында Дагыстан, Мордовия республикаларыннан, Пенза, Ульяновск өлкәләренннән дә вәкилләр бар.

Мәчет төзелешенә җитәкчелек итүче хезмәт ветераны Минкадыйр ага әйтүенчә, гыйбадәтханә быел 7 июльдә, Чабаксар шәһәрендә узачак Федераль Сабантуй көнне ачылачак. Мәчет ачылышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да килүен көтәләр.