news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кол Шәриф» архитекторы: Җәмигъ мәчете төзү өчен Казансуның уң ярын сайлау уңышлы

«Мәчетнең бөтен матурлыгы суда чагылачак», — диде мәчетләр буенча белгеч.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казанда төзеләчәк Җамигъ мәчете шәһәр структурасында табигый һәм гармонияле булып торачак.

«Кол Шәриф» мәчете проекты авторы, Татарстанның атказанган архитекторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айвар Саттаров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Казансуның уң як ярын сайлау мәчетнең елга панорамасында яхшы кабул ителәчәгенә, Киров дамбасы, Миллениум күперләреннән елга белән берлектә күренеп торачак», — диде ул.

Казан ханлыгы чорыннан бирле Россиядә елга буенда бер генә мәчет тә булмавын үзенчәлекле хәл, дип саный архитектор.

«Мәчетнең бөтен матурлыгы суда чагылачак. Көндез дә шул суга карап, үз-үзенә сокланып торыр, төнлә дә утларда чагылачак. Минемчә, бу бик матур булырга тиеш», — диде мәчетләр буенча белгеч.

Айвар Саттаров искәрткәнчә, ул элегрәк тә Җәмигъ мәчетен уң як ярда төзергә тәкъдим иткән булган.

«Мин инде берничә тапкыр әйттем, Казан Кремле каршында Җәмигъ мәчетен төзү — бу дөрес. Беренчедән, ул яңа Казанны символлаштырачак. Сул як яр — иске Казан, ә уңы — яңа Казан, XXI гасыр шәһәре. Һәм бу мәчет ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан төзеләчәк, шуңа күрә аның шәһәрнең яңа үсеш алган өлешендә торачагы бик мантыйкый», — диде агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100