Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Хач ману бәйрәмендә суга чуму өчен унбер урын әзерләнә
Кама Аланындагы бәке генә кичке сигезгә кадәр ачык булачак.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 19 гыйнварда Түбән Кама шәһәре һәм районның унҗиде православие чиркәвендә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Хач ману бәйрәме гыйбадәтләре узачак. Соңыннан дин тотучылар тәре йөрешенә чыга. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бәкегә чуму махсус билгеләнгән 11 урында оештырылачак. Кызыл Чишмә бистәсендә — Изге чишмәдә, Кама Аланында Кама елгасында махсус коену урыннары ясала. Моннан тыш, Иске Чишмә, Кармалы, Олы Аты, Ширәмәт, Келәтле, Югары Уратма, Прости, Ачы авылларында да коенып булачак.
Кушай авылында быел елгада бәке уелмаячак. Суга чуму авыл уртасындагы чишмәдә оештырыла.
Санап үтелгән барлык урыннарда бәкегә чуму йоласы көндезге икегә кадәр дәвам итә, бары тик Кама Аланындагы бәке генә кичке сигезгә кадәр ачык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз