Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфтият Коми мөселманнарына Коръәннең татар телле мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк итте
Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дин тотучыларга Коръәннең татар телендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмаларын тапшыруны дәвам итә. Бу юлы махсус тираж Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә юлланды, анда китап фондын формалаштыру буенча хәйрия акциясе узды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, акция кысаларында Татарстан мөфтиятеннән килгән Коръән мәгънәви тәрҗемәләре Печора, Воркута, Инта, Сыктывкар һәм республиканың башка шәһәрләрендәге дини оешмалар вәкилләренә тапшырылды.
«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән чыгарылган басманың яңартылган версиясе булып тора.
Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Китаплар Башкортстан Республикасы, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтләре, Иваново, Сарытау, Омск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Коми Республикасы, Омск, Ханты-Манси мөселманнары Диния нәзарәтләренә тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз