news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсе Щелково мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турында вәгазь укыдылар

Рушан хәзрәт Аббясов Равил исемендәге мәчеттә күмәк җомга намазын уздырды һәм мәхәллә халкына вәгазь сөйләде.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Җомга көнне Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Рушан хәзрәт Аббясов Щелково шәһәренең мөселман җәмгыятендә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. 

Рушан хәзрәт Равил исемендәге мәчеттә күмәк җомга намазын уздырды һәм мәхәллә халкына вәгазь сөйләде.

Мөселман дөньясы хәзер изге ай - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган ае – Рабигыль-Әүвәл аен озата, шуңа күрә вәгазь Аллаһы Тәгаләнең соңгы Пәйгамбәренә, аның изге сыйфатларына һәм мактауга лаек тормыш үрнәгенә багышланган иде. Рухи вәгазь темасын ачып, Рушан хәзрәт Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) җир йөзендә нибары 63 ел гына яшәгәнлеген, кешелек тарихын үзгәртүен, Пәйгамбәргә булган мәхәббәт тудыруын, аның нуры һәр мөселман йөрәгендә булуын искә төшерде, диелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100