news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск медицина көллиятендә студент кызларга ак яулыклардан йөрергә рөхсәт иттеләр

Омск медицина көллиятендә укучы 21 яшьлек Алинә Нәүрүзова яулык киеп йөрүне тыюны законсыз дип санап, уку йорты администрациясен судка биргән иде.

Омск медицина көллиятендә студент кызларга ак яулыклардан йөрергә рөхсәт иттеләр

(Чаллы, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Омск медицина көллиятендә килеп чыккан җәнҗалдан соң, мөслимә студентларга яулык бәйләп йөрүне рөхсәт иттеләр. Бу хакта адвокат Руслан Нагиев хәбәр итте.

Юрист сүзләренчә, яңа уку елында уку йорты җитәкчелеге моңа кадәр гамәлдә булган мөселман баш киемнәрен киеп йөрүне тыюдан баш тартты. Администрация тарафыннан бердәнбер таләп яулыкларның төсенә кагыла — алар ак булырга тиеш.

Омск медицина көллиятендә укучы 21 яшьлек Алинә Нәүрүзова яулык бәйләп йөрүне тыюны законсыз дип санап, уку йорты администрациясен судка биргән иде.

Бу тарих Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ярдәме белән киң җәмәгатьчелеккә таралды. Ул үзенең Instagram аккаунтында бу хәлгә аптыравын язган иде. Аның сүзләренчә, «мондый тыюлар Россия Конституциясенә Аллаһны телгә алу кертелгәч тә күзәтелә, закон текстында күпмилләтле Россия җәмгыятендә дин традицияләре төгәл күрсәтелгән булуга карамастан, хилафлыклар дәвам итә».

Россиянең төрле почмакларындагы мөслимә студентлар Алинә Нәүрүзовага теләктәшлек белдерде.

Беренче инстанция судында кыз оттырды һәм апелляциягә бирде. Медицина көллияте уставында толерант булмаган пунктны төзәткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100