news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам мәдәнияте музеенда дөнья телләрендә Коръән коллекцияләре күргәзмәсе ачылачак

Китапларның бүләк ителү турында язулары бар, аларның кайберләрендә «Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе» дигән махсус мөхерне күрергә була.

Ислам мәдәнияте музеенда дөнья телләрендә Коръән коллекцияләре күргәзмәсе ачылачак
Ислам мәдәнияте музее матбугат хезмәте

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә Ислам мәдәнияте музеенда «Дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән Коръән» күргәзмәсе ачылачак. Ул Шамил Закировның 75 еллыгына багышланган. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Шамил Закиров (1945-2012) — җәмгыять һәм театр эшлеклесе. Ул Казан Кремленә 613 уникаль экспонат тапшырган. Алар арасында Коръән, Изге китап тәрҗемәсе һәм шәрехләмәсе, коръән фәннәре буенча хезмәтләр, шамаилләр, декоратив-гамәли сәнгать предметлары бар.

Күргәзмәдә Европа һәм көнчыгыш телләрендә, шулай ук Россия һәм БДБ илләре халыклары телләрендә Коръән коллекциясе белән танышырга мөмкин. Коръәнне нәшер итү географиясе мөселманнарның төп китабына нәшрият кызыксынуы киңлеген аңлата.

Китапларның бүләк ителү турында язулары бар, аларның кайберләрендә «Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе» дигән махсус мөхерне күрергә була. Шамил Закиров үз коллекциясендәге китапларны шулай билгеләгән. Аерым нөсхәләрне ул Россиядә туып-үскән, чит илләрдә яшәүчеләргә һәм иҗатташ хезмәттәшләренә бүләк иткән.

Күргәзмәне 15.00 сәгатьтә ачу планлаштырылган, ул агымдагы елның октябрь ахырына кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100