news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге Изге София мәчетендә 24 июльдә намаз укый башларга җыеналар

«Изге Софиянең ишекләре, Төркия гражданнарын һәм туристларны да кертеп, бөтен кеше өчен дә ачылачак», - диде Төркия Президенты.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Изге София мәчетендә дини чараларны 24 июльдә башларга җыеналар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга сылтама белән хәбәр итә.

«Без Изге София мәчетен намаз уку өчен 24 июльдә ачарга ниятлибез», - диде ул телевидениедә ясаган чыгышында.

«Башка мәчетләр кебек үк, Изге Софиянең ишекләре, Төркия гражданнарын һәм туристларны да кертеп, бөтен кеше өчен дә ачылачак», - дип искәртте ул.

Президент шулай ук Төркия судының Изге Софиягә мәчет статусын кире кайтаруга бәйле карарын хөрмәт итәргә чакырды. Суд карарына каршы чыгу «Төркия суверенитетын бозу» буларак бәяләнәчәк, диде ул.

Җомга көнне Төркия Президенты Изге Софиянең статусын үзгәртү турындагы указны имзалаган иде. Әлеге указ нигезендә объектны Төркиянең Дини эшләр идарәсе милкенә күчерү күздә тотыла, алга таба ул мәчет буларак үз ишекләрен ачачак.

Аңа кадәр Төркия Дәүләт советы – административ эшләр буенча югары суд – ил Хөкүмәтенең 1934 елдагы карарын гамәлдән чыгарды. Аның нигезендә Истанбулдагы Изге София соборы музей статусын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100