news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов Җәмигъ мәчете балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган бәйге үткәрә

Конкурста катнашу өчен ислам дине һәм мөселманнарның төп бәйрәменә багышланган рәсемнәр, кулдан ясалган әйберләр һәм шигырьләр кабул ителә.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе 5-14 яшьлек балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган бәйге үткәрә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен ислам дине һәм мөселманнарның төп бәйрәменә багышланган рәсемнәр, кулдан ясалган әйберләр һәм шигырьләр кабул ителә.

Моның өчен балаларның иҗади эшләрен (рәсемнәр һәм кулдан ясалган әйберләрнең фотолары) һәм шигырь укыганда төшерелгән видеоны Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәңә куярга кирәк. Шул ук вакытта профиль ачык булырга тиеш.

Эшнең тасвирламасында бәйгедә катнашучының фамилиясе һәм исеме, яше һәм яшәгән урыны күрсәтелергә тиеш. Шулай ук #жду_КурбанБайрам хэштегын куярга онытмагыз, диелә бу хәбәрдә.

Иҗади конкурс турында тагын да төгәлрәк мәгълүматны якшәмбе мәктәбенең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100