news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Первоуральск шәһәренең «Сабыр» мәчете янә азык-төлек җыелмалары өләшүне оештыра

Бу юлы 80-100 порция тарату планлаштырыла.

Первоуральск шәһәренең «Сабыр» мәчете янә азык-төлек җыелмалары өләшүне оештыра
http://tatar-congress.org/

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Первоуральскиның «Сабыр» мәчете мохтаҗларга янә азык-төлек җыелмасы өләшүне оештыра. Акция 19 июньдә үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет имамы Салават Дәүләтов сүзләренчә, бу юлы 80-100 порция тарату планлаштырыла.

Ризыкларны Гагарин, 1Б адресы буенча урнашкан Первоуральск мәчетендә алып була.

Бөтен сораулар буенча Салават Дәүләтовка +7961725814 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу «Сабыр» мәчетендә азык-төлек җыелмаларын тарату буенча беренче хәйрия акциясе түгел. Элегрәк ул Рамазан аенда узган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100