«Сөләйман» мәчетенең балалар өчен оештырылган җәйге лагере үзенең эшен башлады

«Сөләйман» мәчетенең балалар өчен оештырылган җәйге лагере үзенең эшен башлады

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Казанның Мәскәү районы Левченко бистәсендә урнашкан «Сөләйман» мәчетендә махсуслаштырылган җәйге лагерь үзенең эшен башлап җибәрде. Кырык көнгә исәпләнгән әлеге лагерьга республика шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Россиянең кайбер төбәкләреннән килгән 40 тан артык бала ял итә.

Мәскәү районының Левченко бистәсендә урнашкан «Сөләйман» мәчетендә мондый лагерьлар инде берничә ел рәттән оештырыла. Иркен табигать кочагында ял итү белән бергә, балаларның ялы Ислам темасына багышланган бәйгеләр һәм викториналар белән дә аралаштырыла. Шулай ук алар дин тарихы белән бергә, әхлак дәресләре дә ала. Лагерьның төп үзенчәлеге булып Коръәнне яттан өйрәнү тора. Биредә балалар аның егерме битен яттан өйрәнә. Моннан тыш алар табигатькә чыга һәм шәһәр мәчетләренә сәяхәт кыла.

Мәчеттән алынган мәгълүматларга караганда, лагерьга килергә теләк белделерүче балаларлар саны елдан-ел арта бара. Быел да бирегә килергә теләк белдереп, республика районнарыннан, шулай ук Россиянең кайбер төбәкләреннән гаризалар кабул ителгән.

Балалар өчен оештырылучы җәйге лагерьлар “Сөләйман” мәчетендә быел 3 сменада оештырыла. Беренче һәм өченче сменаларда ир балалар, икенче сменада исә кыз балалар ял итәчәк.