news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда гыйбадәтханәләргә керү рәсми рәвештә тыелды

Чикләү чарасы санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда гыйбадәтханәләргә керү рәсми рәвештә тыелды
Михаил Захаров

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Татарстанда дин тотучыларга гыйбадәтханәләргә керү рәсми рәвештә тыелды. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

14 апрельдән башлап һәм санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчыга кадәр Татарстан территориясендә «гражданнарга дини биналар һәм корылмалар, шундый биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләренә килү, шулай ук әлеге объектларда һәм территорияләрдә үткәрелә торган дини йолалар һәм чараларда катнашу» тыела.

Әлеге чикләү руханиларга, шулай ук дини йолалар үткәрү һәм гыйбадәтханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итүдә катнашуы зарур булган затларга кагылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot