news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә күргәзмә ачылды

Күргәзмә компьютер графикасы жанрында башкарылган.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә ике өлешкә бүленгән. Бер өлешендә - борынгы Болгарның архитектура-тарихи һәйкәлләре, икенче өлешендә - Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте үткәргән чаралар тәкъдим ителгән.

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эшләр компьютер графикасы жанрында башкарылган. 

Күргәзмәдә борынгы Болгарның архитектура-тарихи һәйкәлләре һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үткәргән чаралар тәкъдим ителгән. Алар Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап эшләнелгән. Биредә Түбән Новгородтагы Ярминкә мәчетен реконструкцияләү, Халыкара мөселман форумын һәм XX Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсын үткәрү, Мәскәү ислам институтында реконструкция эшләре күрсәтелгән.

Шулай ук күргәзмәдә «Россия мәчетләре» фотоальбомы һәм Мәскәү Җәмигъ мәчете «Ислам музее»нда «Мәскәү Коръәннәре»н күреп була.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100