news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Без барлык диннәрне дә хөрмәт итәбез: Миңнеханов Татарстан архиерейлары белән очрашты

ТР Президенты Татарстан митрополиясе җитәкчелеген Раштуа бәйрәме белән котлады.

Без барлык диннәрне дә хөрмәт итәбез: Миңнеханов Татарстан архиерейлары белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясендә Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны, шулай ук дин әһелләрен Раштуа бәйрәме белән котлады һәм аларга Епархия алып бара торган эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. «Без барлык диннәргә дә хөрмәт белән, тигез карыйбыз», - диде ТР Президенты үз чыгышында.

Үз чиратында, митрополия башлыгы республика Президентына владыка Феофанга (аны Кирилл өлкән әтисе дип атый иде) карата туганнарча мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде. «Күрсәткән игътибарыгыз, Зөя, Раифа монастыре, Епархия бинасы өчен зур рәхмәт сезгә. Татарстан алга таба да чәчәк атсын», - диде митрополит Кирилл.

Татарстанда православие чиркәвенең яңа башлыгы Изге Синод тарафыннан 2020 елның 8 декабрендә расланды. Республиканың элекке митрополиты Феофан 2020 елның ноябрендә коронавирус инфекциясеннән вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot