news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте: Пробиркада үстерелгән ат итенең хәләллеге әлегә сорау астында

Экспертлар, шәригатькә туры килүен билгеләү өчен, ясалма итне тикшерергә ниятли.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Казан галимнәре пробиркада үстерергә ниятләгән ат итенең ни дәрәҗәдә хәләл булуын әлегә бәяләве кыен. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Мин мондый тәҗрибә белән таныш түгел һәм әлегә берни дә әйтә алмыйм. Әлеге процесска ясалма ит базарларда һәм кибет киштәләрендә пәйда булгач яки моның белән шөгыльләнә торган компанияләр бу эш конвейерга салынганчы ук безгә рәсми сорау белән мөрәҗәгать иткән очракта гына бәя бирә алачакбыз», - дип искәртте Булат хәзрәт Мөбарәков.

Аның сүзләренчә, шәригать экспертлары алдында технологлар һәм химиклар белән бергә ясалма ат ите җитештерүгә анализ ясау, нәрсәнең җитештерү элементы булуын һәм нәтиҗәдә нинди состав барлыкка килүен ачыклау бурычы тора.

«Без моны белү белән бу эшкә фәтва биреләчәк яки шәригать карары чыгарылачак. Шуңа кадәр без берни дә әйтә алмыйбыз», - дип искәртте ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан башкаласында бер төркем галимнең пробиркада ат ите үстерергә ниятләве хакында хәбәр иткән иде инде. Итне лаборатория шартларында өч елдан соң үстерергә җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100