news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта Коръән укучылар өчен V Бөтенроссия конкурсы була

Конкурста 30 яшьтән өлкәнрәк булмаган ир-атлар катнаша ала.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 20 декабрьдә Саратовта Коръән укучылар өчен «Тере традиция» V Бөтенроссия конкурсы була. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге оештыра.

Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән Коръәнне белүчеләр катнаша. Алар ике номинациядә (Коръәнне яттан тулысынча укучылар өчен «Хафиз» һәм күрми торган конкурсантлар өчен «Коръәннең соңгы 5 бүлеген уку») сынашачак.

Бәйгедә катнашучыларга Россиядә Коръән фәннәре өлкәсендә танылган жюри бәя бирәчәк.

Конкурста 30 яшьтән өлкәнрәк булмаган ир-атлар катнаша ала. Алар элек Коръән укучылар арасында халыкара бәйгеләрдә призлы урыннар алмаган булырга тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен анкета тутырырга һәм Koran@dumso.ru.

электрон адресына җибәрергә кирәк. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителә.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100