news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гошер сәдакасы җыю дәвам итә

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда –1109,5 тонна, 2020 елда якынча 1000 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

Татарстанда гошер сәдакасы җыю дәвам итә
РТ Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәчетләрендә гошер сәдакасы җыю дәвам итә.

Бу көннәрдә Спас районы мөхтәсибәтендә халык тапшырган гошер сәдакасы Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә, Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фондына, сукырлар җәмгыятенә, шулай ук БИАда белем алучы, Болгарда фатир яллап торучы шәкертләргә тапшырылды.

Җыелган гошер бәрәңге, кишер, кәбестә, кызыл чөгендер, борыч, кабак, тозлаган һәм консервланган әйберләр, балдан гыйбарәт иде. Барлыгы район буенча бүгенге көнгә 6 тонна азык-төлек җыелган, дип хәбәр итәТР Диния нәзарәте.

Спас районы мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров хәбәр иткәнчә, быел районда гошер сәдакасын җыюда Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Әҗмәр, Ямбакты, Йорткүл авыллары мөселманнары актив катнашкан.

Билгеле булганча, Татарстанда Диния Нәзарәте башлангычы белән, гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды һәм 2021 елның 25 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде.

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

Татарстанда 2017 елда — 160 тонна, 2018 елда — 600 тонна, 2019 елда –1109,5 тонна, 2020 елда якынча 1000 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100