news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур ТВ» каналы Ислам турында Күвәйт сериалларын күрсәтә башлый

Телеканалда «Халид бин Вәлид», «Ислам тарихыннан вакыйгалар», «Хәсән һәм Хөсәен» сериалларын күрсәтәчәкләр.

«Хозур ТВ» каналы Ислам турында Күвәйт сериалларын күрсәтә башлый
http://dumrt.ru

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы реклама һәм фильмнар төшерә торган «Әл-МАХА» (Күвәйт) халыкара компаниясе белән телевизион сериалларны күрсәтүгә хокукларны бирү турында килешү төзеде. Хәзер тамашачылар Ислам турында матур һәм сыйфатлы күп серияле тарихи фильмнар карый алачак. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Халид бин Вәлид»: пәйгамбәребез Мөхәммәднең бөек сәхәбәсе һәм үзенең барлык сугышларында җиңү яулаган гаскәри турында автобиографик сериал. 

«Ислам тарихыннан вакыйгалар»: Ислам динен кабул иткән беренче гасырларның каһарманлык чорына бөтереп алып кереп китүче сериал.

«Хәсән һәм Хөсәен»: Пәйгамбәребез оныклары белән бәйле әһәмиятле тарихи вакыйгалар турында хикәя.

Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телеканалы командасы «Халид ибн Вәлид» сериалының беренче серияләрен профессиональ рәвештә тәрҗемә итә һәм тавышландыра башлады.

Билгеле булганча, «Хозур ТВ» эфирында 2018 елдан башлап «Юныс Әмре», «Гомәр бин әл-Хаттаб» кебек сериаллар трансляцияләнә. Тиздән экраннарга шулай ук «Йосыф», «Изге Мәрьям» кебек сериаллар чыгачак, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100