news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда Саматов укулары узачак

Җыенда Габделхак хәзрәтнең улы — Ханты-Манси автоном округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов катнашачак.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 15 октябрьдә Татарстан Республикасы Диния нәзарате Россия ислам институты һәм Чистай районы мөхтәсибәте белән берлектә Х Саматов укуларын уздыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы — ХХI гасыр башының күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовка багышлана. Быел әлеге чара Чистай шәһәрендәге «Нур» мәчетендә уза.

Габделхак хәзрәт Саматов — инкыйлабка кадәр булган татар дини мирасын дәвам итүче, Ислам диненә багышланган күп китаплар авторы. Бүгенге көндә дин өлкәсендә хезмәт куючы имамнарның күпчелеге — нәкъ менә Габделхак хәзрәтнең шәкертләре.

Җыенда Габделхак хәзрәтнең улы — Ханты-Манси автоном округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов катнашачак.

Форум кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Габделхак Саматов исемендәге «Рухи мирас» медале һәм премиясе, шулай ук «Бердәмлек» медале тапшырылачак. 

Әлеге укулар Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион Ислам кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Беренче Саматов укулары Габделхак Саматовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot