news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вологда шәһәрендә Җәмигъ мәчетен киңәйтәләр

Шәһәр мөселманнары дини оешмасы эскиз проектын һәм смета документларын әзерләүне оештырган, төзелеш эшләрен башкару өчен подрядчы сайланган.

Вологда шәһәрендә Җәмигъ мәчетен киңәйтәләр
Владимир Васильев

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 2020 елның ахырында Вологда шәһәре мөселманнары дини оешмасы вәкилләре Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдингә Җәмигъ мәчетен киңәйтүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Хәзер мәчетне киңәйтү эшләре бара.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, РФ мөселманнары лидеры әлеге мөһим мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтте һәм аны финанслау турында карар кабул итте. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең эшләр идарәчесе рәисе урынбасары Рәфыйк Фәттахетдинов төзелеш һәм реконструкция эшләрен башкаруда җаваплы кеше итеп билгеләнде.

Беренче этап нигезендә, дин тотучылар санының артуын исәпкә алып, яңа заманча тәһарәт бүлмәсе төзергә ниятлиләр. Искесе подвалда урнашкан һәм тиешле таләпләргә җавап бирми.

Шәһәр мөселманнары дини оешмасы тырышлыгы белән эскиз проекты һәм смета документлары әзерләнгән, төзелеш эшләрен башкару өчен подрядчы сайланган.

2021 елның августына төзелеш-монтажлау эшләренең төп өлеше башкарылган – нигезе, диварлары торгызылган, түбәсе ябылган, канализация һәм суүткәргеч сузылган, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү системасы монтажлана.

Алдагы этапта бинаның тышкы һәм эчке ягында бизәкләү эшләрен башкарырга, җылы идән җәяргә, ишек һәм тәрәзәләр куярга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100