news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Кызыл Чишмә авылы мәчетен ремонтлау өчен акча җыялар

Мәчет 1996 елда төзелгән.

Түбән Камада Кызыл Чишмә авылы мәчетен ремонтлау өчен акча җыялар
Светлана Шумкова

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендәге мәчетне ремонтлау өчен акча кирәк. Мәчет 1996 елда төзелгән. Аны Түбән Каманың 30 еллык юбилеена төзегәннәр. Бу бина капиталь ремонтка мохтаҗ.

«НТР 24» сайтында хәбәр ителгәнчә, мәчетнең түбәсеннән су үтә, стеналары ярылган, коммуникацияләре яраксыз хәлгә килгән. Узган пандемия вакытында мәчетне япкан булганнар, ул шуннан бирел эшләми. Хәзер аны ремонт ясамыйча ачмаска булганнар.

Әлегәчә мәчет үз акчалары һәм иганә хисабына эшләгән, әмма төзекләндерүне башкарып чыгу өчен зур чыгымнар таләп ителә, моны мәхәллә халкы үзе генә башкарып чыга алмый. Якынча 30 млн сум акча кирәк.

«Барысын да ничек итеп башкарып чыгарга мөмкин булуын карарбыз», - диде Айдар Метшин, төзекләндерүнең мөһимлеген күздә тотып.

«Безнең яңа мәчет тә бар, әмма Кызыл Чишмә бистәсендә яшәүчеләр бу мәчеткә яратып йөри иде», диде Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов.

Биредә яшәүчеләр мәчет ремонтына акча да җыя башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot