news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иваново мөфтие, Россия мөфтиятеннән китеп, Крганов мөфтияте белән килешү төзегән

Кайбер төбәкләрнең рухи лидерлары Иваново мөселманнарының Россия Диния нәзарәте составыннан чыгу турындагы карарын хуплаган.

Иваново мөфтие, Россия мөфтиятеннән китеп, Крганов мөфтияте белән килешү төзегән
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит Ляпин (ул моңа кадәр мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән РФ мөселманнары Диния нәзарәтеннән низаглашып чыккан иде) Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов белән килешү төзегән. Ляпин һәм Крганов очрашуына багышланган пресс-релизда шул хакта әйтелә. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Очрашу нәтиҗәләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Иваново мөфтияте мондый килешүләрне Мордовия, Татарстан, Пенза өлкәсе һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтләре белән имзалаган иде инде. Кайбер төбәкләрнең рухи лидерлары Иваново мөселманнарының Россия Диния нәзарәте составыннан чыгу турындагы карарын хуплаган, диелә бу хәбәрдә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, үткән көздә РФ мөселманнары Диния нәзарәте составына кергән Иваново мөфтияте үзәкләштерелгән бәйсез дини оешма буларак яңадан теркәлү узган иде. Үз чиратында, РФ мөселманнары Диния нәзарәте әлеге карар белән килешмәвен белдергән, дип яза «Интерфакс».

news_right_1
news_right_2
news_bot