news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Сәйдә Аппакованы «Бердәмлек» медале белән бүләкләде

Камил хәзрәт Сәйдә абыстайга Нәзарәтнең «Хозур» нәшриятында дөнья күргән Коръән басмасын, татар телендә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» , «Алты бармак» басмаларын, «Пәйгамбәрләр тарихы»н, үзенең Ислам диненә багышланган хезмәтләрен бүләк итте.

Татарстан мөфтие Сәйдә Аппакованы «Бердәмлек» медале белән бүләкләде
http://dumrt.ru/

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Кичә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың хөрмәтле абыстае, күп еллар дәвамында дин сабаклары укыткан мөгаллимә, «Тәртип» радиосында «Тузмый торган бүләк» тапшыруы авторы һәм алып баручысы, дин әһелләре булган хөрмәтле нәсел вәкиле Сәйдә Аппакованы Нәзарәтнең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде.

ТР Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда Сәйдә абыстай Камил хәзрәткә үзенең дин юлындагы гамәлләре турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Хәзерге вакытта Сәйдә абыстайның тормыш юлын һәм бай эш тәҗрибәсен (әдәп-әхлак дәресләре, вәгазьләре) чагылдырган басма әзерләнә. Ул Камил хәзрәткә әлеге китапны бастыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәт аның бу тәкъдимен хуплап каршы алды.

Шулай ук Камил хәзрәт Сәйдә абыстайга Нәзарәтнең «Хозур» нәшриятында дөнья күргән Коръән басмасын, татар телендә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» , «Алты бармак» басмаларын, «Пәйгамбәрләр тарихы»н, үзенең Ислам диненә багышланган хезмәтләрен бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100