news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсенең Әҗем авылы мәчете манарасына ярымай куелды

Авыл имамы Рәүф хәзрәт Вәлиев яңа манара төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

Киров өлкәсенең Әҗем авылы мәчете манарасына ярымай куелды
http://dumrf.ru

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Киров өлкәсенең Малмыж районы Әҗем авылында мәчет манарасына ярымай куйдылар.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, тантана мәчет манарасына ярымай куюдан һәм тәкъбир әйтүдән башланды. Аннары Яңа Йөрек мәчете имамы Фәрит хәзрәт Нигъмәтҗанов Изге Коръән аятьләрен, ә Нияз хәзрәт Кашапов Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, тынычлык һәм татулык турында сорап, дога укыды.

Чарада Киров өлкәсе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов, Малмыж районы башлыгы Э. Л. Симонов, Әҗем авылы җирле үзидарә башлыгы Р. М.Хәйретдинова, Киров өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Я.Х.Әсхәтдинова, Киров өлкәсе мәчетләре имамнары, чакырылган кунаклар һәм авыл халкы катнашты.

Малмыж районы башлыгы Э. Л. Симонов мөселманнарны чын күңелдән әлеге вакыйга белән котлады һәм төрле дин тотучылар яшәгән авыл халкының дус булып, аңлашып яшәүләрен теләде.

Киров өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Я.Х.Әсхәтдинова шулай ук бу бәйрәм белән котлады һәм мәчеткә татар телен өйрәнү буенча китаплар тапшырды. Җирле үзидарә башлыгы Р.М.Хәйретдинова бу изге эшкә үз өлешләрен керткән авылдашларына рәхмәт белдерде.

Барлык авылдашларын да ярымай куелу шатлыгы белән Әҗем мәчете имамы Рәүф хәзрәт Вәлиев тә котлады. Ул яңа манара төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. «Аллаһ сезне бүләкләсен һәм сездән канәгать булсын», — диде дин әһеле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100