news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан казые: Корбанны хатын-кыз да чала ала

Булат хәзрәт Мөбарәков сүзләренчә, корбан малының нәрсә белән туклануы итнең хәләллегенә тәэсир итми.

Казан казые: Корбанны хатын-кыз да чала ала
Солтан Исхаков

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков сүзләренчә, корбанга малны хатын-кыз да чала ала.

«Хатын-кыз үзе чалса да ярый. Шәригать моны тыймый. Монда хакларыбыз бертигез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенең: «Якын-тирәдә ир-атлар булмаган очракта, хатын-кыз үзе корбан чала аламы, юкмы?» — дигән соравына.

Аның сүзләренчә, корбанга чалынасы малның нәрсә белән туклануы, итнең хәләллегенә тәэсир итми. «Иң мөһиме мал таләпләргә туры китереп чалынырга тиеш», — диде Булат хәзрәт Мөбарәков.

Ул шулай ук гаиләдә уртак бюджет булса, корбанны кем чалырга тиешлеген әйтте.

«Быел корбан чалу өчен нисаб күләме 36 мең сум. Гаиләдә уртак бюджет булганда, гаилә әгъзалары әлеге бюджетка күпме күләм акча керткәннәрен белергә тиеш. Шуннан чыгып ир-ат яки хатын-кыз үз нисабын сала. Гаилә исеменнән чалырга ярамый. Бу очракта корбан кабул ителми», — диде Казан казые «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Былтыр Казанда корбанны 15 урында чалдырып булса, быел шундый 16 махсус мәйданчык булачак. Теләгән кеше корбанга сыер, үгез, буйвол, сарык, кәҗә яки дөя чала ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100