Сафаҗай авылы балалары шәкертләр бәйрәменә әзерләнә

Сафаҗай мәчете имам-хатыйбы әйтүенчә, балалар үз теләкләре белән гыйлем алырга омтылалар.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Сафаҗай авылында оештырылган мәктәп-мәдрәсәгә быел 6 яшьтән 14 яшькә кадәр булган 60 артык шәкерт белем алырга килгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сафаҗай авылының бишенче мәчете имам - хатыйбы Азат хәзрәт Алимов хәбәр итте.

Нижгар өлкәсенең Сафаҗай авылында һәр ел уза торган җәйге ислам мәктәп-мәдрәсәсе, быел июнь аенда ишекләрен ачты. Ул 22 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Мәктәп-мәдрәсәгә бу юлы 6 яшьтән 14 яшькә кадәр булган 60 артык шәкерт белем алырга килгән. Аларның күпчелеге узган елларда да укырга йөргәннәр.

 “Дәресләр иртәңге 9 башлана 12 кадәр дәвам итә. Көненә өч дәрес, һәрберсе 45 минут, 15 минут тәнәфес. Өйлә намазы белән балаларның дәресләре тәмамлана”, - дип мәктәп-мәдрәсәнең көн тәртибе белән таныштырды Азат хәзрәт.

“Мәктәп- мәдрәсәбездә Гакыйдә, Фикһ, Әхлак, Коръән уку һәм дога кылырга өйрәнү, Пәйгамбәрләр тарихы һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тәрҗемәи хәле кебек дәресләр укытыла”, - ди Азат хәзрәт. Аның әйтүенчә, балалар бик кызыксынып укыйлар: “Балалар үз теләкләре белән гыйлем алырга омтылалар, Коръән сүрәләрен яттан өйрәнүдә хәтта бер-берсе белән ярышалар”, - ди ул.

“Ел саен уза торган шәкертләр бәйрәме мәктәп-мәдрәсәбездә укучы балаларга мотивация булып тора. Быел ул 22 июльдә уза, анда өлкәбезнең төрле авылларыннан һәм илебезнең төрле өлкәләреннән балалар катнашачак”, - ди Азат хәзрәт. Аның әйтүенчә, әлеге вакытта алар балаларны бәйрәмдә чыгыш ясарга әзерлиләр: “Әлеге вакытта укытучылар бәйрәмдә мәктәп-мәдрәсәбез исеменнән чыгыш ясарга иң лаеклы шәкертләрне сайлыйлар. Алдагы еллардагы кебек, быел да безнең шәкертләребез бүләкле урыннар яулар дип өметләнәбез”, - дип сөйләде ул.