news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Кабан арты мәчетендә балалар һәм үсмерләр өчен укулар узачак

Казанның Кабан арты мәчетендә балалар һәм үсмерләр өчен укулар узачак

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 20 нче июньдә Казанның «Исламны кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Кабан арты мәчетендә балалар һәм үсмерләр өчен укулар башлана. Ислам нигезләрен үзләштерүгә нигезләнгән һәм төрле кул эшләренә багышланган әлеге чара бер атна дәвам итәчәк.

Балаларны һәм үсмерләрне дини әхлакка өндәү, аларны заман афәтләреннән саклауны максат итеп куйган мондый төр укулар әлеге мәчет тарафыннан ел саен үткәрелеп килә һәм аның вакыты да бер айга исәпләнә иде. Казан шәһәренең 1000 еллык юбилее уңаеннан бинада башланган ремонт эшләре нәтиҗәсендә, быел аның вакыты кыскартылды. Шулай булуга да карамастан, мәчет руханиларының балалар белән әлеге очрашуы соңгысы булмаячак. Мондый төр укуларны алар июль аена да планлаштыра. Ул исә 20 нче июльдә башланып 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot