news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады

"Ураза бәйрәме тирән рухи мәгънә, динне ныгыту сөенечен китерә", - диелгән РФ Президенты котлавында

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил мөселманнарын Ураза гаете белән котлады. Дәүләт башлыгының котлавы Кремль сайтында урнаштырылган.

Котлауда, аерым алганда: "Изге Рамазан аен тәмамлап, Ураза бәйрәме тирән рухи мәгънә, динне ныгыту, бәяләп булмаслык тәҗрибә алу, рухи яктан чистарыну, камилләшү сөенечен китерә. Аны бай һәм мул табын белән генә түгел, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар күрсәтү белән дә билгеләп үтү гадәткә кергән". Мөселман оешмалары Россия тормышында актив катнаша, диелгән РФ  Президенты котлавында. 

"Аларның дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән хезмәттәшлеге киңәя, хәйрия, белем бирү, агарту инициативаларына зур игътибар бирелә. Мөселман дин әһелләренең экстремистларның ислам кыйммәтләрен бозарга, дошманлык һәм түземсезлек тудыру омтылышларына карата принципиаль карашы да зур хөрмәт уята. Мондый нәтиҗәле, киңкырлы эшчәнлек кешлеләр арасында дуслыкны ныгытуга, гражданнар арасында тынычлык һәм татулык саклап калуга булыша", - дип ассызыкланган ил Президенты Владимир Путинның котлау текстында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100