news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада иганәчеләр «Әр-Рәхим» мәчетен җилдән саклау җайланмасы белән каплаганнар

Мембрана барыннан да элек бизәкләү эшләре белән шөгыльләнүче төзүчеләрне саклау өчен урнаштырылган.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Уфада төзелә торган «Әр-Рәхим» мәчетен мәйданы 2,8 мең квадрат метр тәшкил иткән «баннер» белән каплаулары турында мәгълүмат дөнья күрде.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, мембрана урнаштыру бәясе белән бергә 1,5 миллион сумга төшкән. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендә ачыклык кертүләренчә, әлеге җайланма иганәчеләр акчасына сатып алынган.

Мембрана барыннан да элек бизәкләү эшләре белән шөгыльләнүче төзүчеләрне саклау өчен урнаштырылган.

«Якындагы ике ел дәвамында әлеге җайланма Аллаһ йортын һәм төзүчеләрне җил-яңгырлар һәм кояш нурларыннан саклаячак. Техник ихтыяҗ белән бергә ул эстетик кыйммәткә дә ия – мәчет фасадының тышкы күренешен чагылдыра», - диде Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат сәркатибе Газиз Йосыпов.

«Әр-Рәхим мәчете» комплексы 2024 елның көзендә ачылыр дип көтелә, агымдагы елның көзендә исә манаралардагы эшләрне төгәлләргә ниятлиләр. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2020 елның көзендә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Иман» фонды «Золотое руно» компаниясе белән бинаны ак мәрмәр белән тышлауны төгәлләү турында килешү төзеде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100