news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Тугыз кешенең гомерен өзгән үтерүченең вәхшилеге бар кешене тетрәтте

Россия мөфтие бәйрәм вәгазендә гаилә, намус, бурычларга, олыларга хөрмәт, кечеләрне кайгырту кебек традицион кыйммәтләрдән башка кешелек ориентирларын югалтып, намуссызлыкка барганын билгеләп узды.

Равил Гайнетдин: Тугыз кешенең гомерен өзгән үтерүченең вәхшилеге бар кешене тетрәтте
https://www.muslim.ru

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Ураза гаетенә багышланган бәйрәм вәгазендә Казан мәктәбендәге фаҗигане искә алды. «Тугыз кешенең гомерен өзгән үтерүченең вәхшилеге бөтен кешене тетрәтте», — дип белдерде ул.

«Быел Ураза бәйрәме Казандагы фаҗига белән кайгылы рухта. Без кардәшләребезнең хәсрәтен ихластан уртаклашабыз, дога кылабыз һәм уйланабыз: ничек итеп киләчәктә шундый фаҗигаләрне булдырмый калырга?» — дип мөрәҗәгать итте шәех.

Равил хәзрәт гаилә, намус, бурычларга, олыларга хөрмәт, кечеләрне кайгырту кебек традицион кыйммәтләрдән башка кешелек ориентирларын югалтып, намуссызлыкка барганын билгеләп узды.

«Бәйрәм алдыннан иудаизм, христанлык, ислам җирләре утта калды. Нәфрәт утларына борчусыз карап булмый. Картларны, хатын-кызларны куу, коралсыз тыныч халык белән көрәш хөкемгә лаек. Без дошманлыкка түгел, тынычлык юлларын эзләргә өндибез. Бу изге сәгатьләрдә бөтен үтерелгән кешеләрнең рухларына дога кылабыз, Аллаһыдан аларга Җәннәттә урын сорыйбыз», — диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100