news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

«Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Һәлак булганнар рухына һәм яралылар өчен догада булыйк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте
Владимир Васильев

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады. 

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр — Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар.

Изге Рамазан аенда Аллаһның чиксез рәхмәте белән рухи һәм дөньяви тормышта күркәм юл күрсәтүче Коръән Кәрим иңдерелде, ул хакыйкатьне ялганнан, пакь җанлы адәмнәрне гөнаһлылардан, чын гыйлемне ялгыштан аерырга ярдәм итә. Дөньядагы миллионлаган мөэмин юмартлыгы, бихисап нигъмәтләре, кешеләргә гомер, акыл, сәләт биргәне өчен Раббыны данлый, аңа мәдхия укый.

Ураза бәйрәмен уздыру традицияләре мөселманнарның тынычлыкка, тәкъвалыкка, шәфкать һәм гаделлеккә омтылуларын бик ачык чагылдыра. Мөселманнар Хак Тәгаләне риясыз олылау һәм диндәшләрен «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән сүзләр белән тәбрикләү өчен мәчетләргә җыела. Мохтаҗларга ярдәм итү, нечкә тәэсирле вәгазь һәм дустанә мөнәсәбәт — болар барысы да гаетнең аерылгысыз хасиятләре.

Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрендә Казанда коточкыч җинаять кылынды. Бу фаҗигадә гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелде. Православие динен һәм башка диннәрне тотучылар белән беррәттән, республика мөселманнары әрнүле, хәсрәтле көннәр кичерә, һәлак булганнарның рухлары тынычлыгына багышлап догалар кыла, яралыларның тизрәк савыгуын сорап Аллаһка сыгына. Авыр  кайгы татарстанлыларның бердәмлеген тагын да ныгытыр һәм мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез дип ышанам.

Кадерле дуслар, быел республика мөселманнары тормышында гаять әһәмиятле берничә вакыйга булды.

Шуларның иң күренеклесе — Татарстан мөселманнарының VIII съезды. Татарстанда уздырыла торган, мөселман өммәтенең бердәмлеген һәм ватандашлар белән элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган эшнең бу уңайдан аеруча мөһимлеген билгеләп китү зарур. Киләсе елда тантаналы чара — Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны яхшы әзерлек белән лаеклы төстә үткәрербез дип ышанам.  

Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Һәлак булганнар рухына һәм яралылар өчен догада булыйк.

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим, диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100