news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Бүген Татарстанда мөселманнар үлгәннәр рухына һәм яраланганнар өчен дога кылыр

Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь белән чыгыш ясый.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәчетләрендә бүген мөселманнар үлгәннәр рухына һәм яраланганнарга догалар кылыр. Алар моңа мохтаҗ. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу хакта Галиев мәчетендә Ураза гаетенә багышланган вәгазендә әйтте.

«Канкойгыч атышта балаларын югалткан әти-әниләрнең кайгыларын уртаклашучы, җәрәхәтләр алган балаларга Раббыбыздан шифа сораучы, Рамазан аен боегып озатучы, Уразаны яратып каршы алучы дин кардәшләрем, сезне сәламлим», — дип мөрәҗәгать итте мөфти.

«Рамазанның соңгы көннәрен коточкыч фаҗига тетрәтте. Казан мәктәбендә балаларга мылтык төбәп аткан бер ерткыч республикабызны матәмгә салды. Балаларын һәм якыннарын югалтучларның нинди тирән борчулар кичергәнен сүз белән генә әйтеп бетереп булмый», — диде Камил хәзрәт.

Мөфти Татарстан Президентының мөрәҗәгатен дә җиткерде. Анда Татарстанда гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелгәне искәртелә. Республиканың мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тырышачагы әйтелә. 

Вәгазьгә кадәр Коръән хафиз Сәеткамал Сөенов Коръән аятьләрен укыды.

Гает намазында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100