news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы җитәкчеләре мәчетләрдә мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Мөселманнар 11 майда Казанның 175нче гимназиясендә фаҗигале һәлак булган балалар һәм укытучылар рухына дога кылды.

Әлки районы җитәкчеләре мәчетләрдә мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады
http://alki-rt.ru

(Әлки, 13 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев).  Әлки районындагы 30 мәчеттә дә гает намазлары укылды. Иртә таңнан мәчеткә җыелган халык алдында имамнар вәгазьләре сөйләде, Корьән аятләре укылды.

Мөселманнар 11 майда Казанның 175нче гимназиясендә фаҗигале һәлак булган балалар һәм укытучылар рухына дога кылды.

Бәйрәм иртәсендә район җитәкчеләре мәчетләрдә булып мөселманнарны Ураза гаете белән котладылар.

Район башлыгы Александр Никошин Татар Төгелбәе мәчетенә килде.Ул гает намазына җыелучыларны, шул исәптән барлык мөселманнарны олы бәйрәм белән котлады. Һәркемгә сәламәтлек, һәр йортка муллык, тоткан уразаларның кабул булуын теләде.

«Бүген Татарстанда, районыбызда төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашып татулыкта яшәве зур байлыгыбыз», — диде район башлыгы.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов гает иртәсендә Базарлы Матакның Шәүкәт мәчетендә, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Салман авылы мәчетендә булып халыкны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләр теләделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100