news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Татар булган җирдә хәтәр түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар

«Күршегә ихтирам күрсәтү татарның канына сеңгән. Иманым камил: татарлар яшәгән җирдә тынычлык хөкем сөрә», — дип белдерде мөфти.

Камил  Сәмигуллин: Татар булган җирдә хәтәр түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар
http://dumrt.ru

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, татар булган җирдә хәтәр бар дигән сүз дөрес түгел. «Алай түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар», — диде ул Ураза гаете көнендә Галиев мәчетендәге бәйрәм вәгазендә. 

«Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, әдәпле, тырыш, гыйлемле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган, динне дә тарата белгән. Татарлар ирекле рәвештә иман китергән, башка халыкларга да динебезне көчләп такмаган. 1100 ел элек борынгы бабаларыбыз үз теләге белән иман китерә», — мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин диннәр арасында татулык күркәм холыктан килгәнен искәртте. «Раббыбыз бәхәстә сабырлык күрсәтергә куша», — диде.

«Күршегә ихтирам күрсәтү татарның канына сеңгән. Иманым камил: татарлар яшәгән җирдә тынычлык хөкем сөрә», — дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бу минутларда вәгазь тәмамланды һәм җәмәгать хөтбәдән соң, бәйрәм намазы укыячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100