news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Казандагы генконсулы Татарстан мөселманнарын Рамазан ае белән котлады

Быел изге Рамазан ае 13 майга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан республика халкын изге Рамазан ае башлану белән котлады.

«Бүген Рамазан аеның беренче көне, мөселманнар өчен бу бик мөһим чор. Мин чын күңелдән безнең консуллык округында яшәүче барлык кешеләргә, ил халкына һәм бөтен кешелек дөньясына бу изге айның бары тик иминлек, муллык, шатлык һәм сәламәтлек алып килүен телим», - диде ул.

Быел изге Рамазан ае 13 майга кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100