news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразыев Рамазан ае башлану уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

«Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык булыр» диелә, дип искәртә Милли шура рәисе.

Шәйхразыев Рамазан ае башлану уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте
архив/Илнар Төхбәтов

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Рамазан ае башлану уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

«Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу айда һәр мөселман кешесе уразалар тотып, тыелган гамәлләрдән сакланып, әхлагын ныгытсын, калебен төзәтсен иде.Рамазан аенда без, кулыбыздан килгәнчә, туганнарының, ярлы һәм авыру кешеләрнең хәлләрен белеп, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтеп, сәдакаләр өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашатып, ятим балаларны куандырып, саваплы эшләр эшләсәк иде, чөнки «Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык булыр» диелә.

Кадерле мөселманнар, дин кардәшләребез! Тоткан уразалырыбыз кабул булсын, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.

Ихтирам белән, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев», диелгән котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100