news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Рамазан ае башлану белән тәбрик итте

2021 елда изге ай 13 майга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итте.

«Изге Рамазан ае мөбәрәк булсын!» - дип язган ул Instagram социаль челтәрендәге постта.

«Изге Рамазан ае һәр йортка муллык, бәхет, иминлек һәм тынычлык алып килсен!», «Амин, шулай булсын!», дип искәрткән республика Президенты сәхифәсенә язылучылар тәбрикләү сүзләренә җавап итеп.

news_right_1
news_right_2
news_bot