news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Мемориаль мәчет бинасы янында Рамазан чатыры ачылды

Әлеге проект 16 ел дәвамында ел саен үткәрелә.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 13 апрельдә Тәүбә тавындагы Мемориаль мәчет бинасы янында Рамазан чатырын ачу тантанасы булды. Быел проект махсус шартларда - Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) һәм башка контрольлек итүче органнарның барлык санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп алып барылачак.

  • Рамазан чатыры – ул мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлану уңаеннан оештырылган мәдәни-агарту проекты. Әлеге проект 16 ел дәвамында ел саен үткәрелә. 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, пандемия аркасында чатыр кунаклары саны чикләнәчәк. Әгәр алдагы елларда чатыр 550 кешене кабул итә алса, быел 270 кешегә генә өстәлләр әзерләнә. Калган кешеләргә урамдагы махсус тарату пунктларында ифтар-бокслар алу мөмкинлеге булачак. Барлык продуктлар һәм ризыклар бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабада биреләчәк.

Моннан тыш, һәр өч көн саен оештыручылар һәм волонтерлар Covid-19га ПЦР-тест тапшырачак, ә чатырның үзендә көн саен санитар эшкәртү үткәреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100