Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Мәскәүдә Толерантлык үзәгендә булды
Биредә яһүдиләрнең үзенчәлекле музее урнашкан
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Узган атнада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Мәскәүгә эшлекле сәфәр кылды. Хәзрәт Татарстаннан барган рәсми вәкилләр белән бергә Толерантлык үзәгендә булды. Биредә яһүдиләрнең үзенчәлекле музее урнашкан. Сәфәр, әлеге музей тәҗрибәсе белән танышу максатыннан, оештырылды.
Татарстанлыларны музей эшчәнлеге белән Израиль дәүләтенең Россиядәге илчесенең мәдәният буенча ярдәмчесе Яффа Оливицки һәм яһүдиләр тарихы белгече, тарихчы Олег Меламед таныштырды, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.
Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, музей заманча булуы белән аерылып тора. Биредә тарих бүгенге заман технологияләрен кулланып эшләнелгән булуы − моңа дәлил.
Искәртеп үтәбез: Мәскәүдәге Яһүдләр музее һәм Толерантлык үзәге 2012 елда ачылган иде. Анда күп санда күргәзмәләр, очрашулар уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз