Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Диния нәзарәте үз тәкъдимнәрен җиткерә

Диния нәзарәте вирус йоктыру ихтималы югары булган илләргә сәфәр кылудан тыелып торырга киңәш итә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, коронавирус таралуга бәйле рәвештә, үз тәкъдимнәрен җиткерә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диния нәзарәте вирус йоктыру ихтималы югары булган илләргә сәфәр кылудан тыелып торырга киңәш итә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Әгәр берәр җирдә ваба (чума) таралуы турында ишетсәгез — ул урынга бармагыз; әгәр ваба авыруы хәзерге вакытта сезнең җирлектә таралыш алса, яшәгән урыныгызны ташлап китмәгез» (5728). Шулай итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм 1400 ел элек үк эпидемияләр таралганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә нигез салган.

Чисталыкка һәм гигиенага зур игътибар бирергә киңәш ителә. «Сахих» Мөслим хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис бар: Әбу Мәлик Әл-Әшгари тапшырганча (Аллаһы аннан разый булсын), Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Чисталык (гигиена) — иманның яртысы» (223).

Төчкергәндә һәм йөткергәндә гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә. Әбу Һөрәйра (Аллаһы аннан разый булсын) тапшырган хәдистә түбәндәгеләр әйтелә: «Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм төчкергәндә кулы яки тукыма кисәге белән капланган» (Тирмизи/2745).

Даими рәвештә бүлмәне дезинфекцияләргә, чөнки вирус һава белән тарала. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Өегезне ладан (любан), мирра (мурр) һәм тимьян (хуш ис килә торган үсемлек) белән төтәсләгез» (Әл Маталиб Әл Алия/2448). Барлык дезинфекция ясау чараларын куллану рөхсәт ителә.

Якыннарыбыз: әти-әниләребез (бигрәк тә алар өлкән яшьтә булса) һәм балалар өчен безгә йөкләнгән җаваплылык турында онытмаска киңәш ителә. Без туганнарыбызга, якын кардәшләребезгә профилактика чаралары турында сөйләргә тиешбез, диелгән хәбәрдә. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Сезнең һәрберегез көтүче, һәм һәркайсыгыз үзенең көтүе өчен җаваплы» (Бохари).

Хәбәрдә искәртелгәнчә, Аллаһы Тәгаләдән дөньяның барлык мөселманнары өчен гөнаһларның гафу ителүен һәм иминлек насыйп булуын сорап дога кылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дигән: «Һичшиксез, алар (кешеләр) үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһы кешеләрдә булганны алмаштырмый» (Әр-Рагъд/11).

Диния нәзарәте Әбу Давыт хәдисләр җыентыгында килгән хәдистән доганы еш укырга куша. «Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник инфекцион авыру) һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм» (1554).

Әгәр кеше хәлсезләнсә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә «Ән-Нәхл» сүрәсенең 43-нче аятендә болай ди: «Без синнән алда да (кешеләргә пәйгамбәр итеп) ирләр җибәргән идек, шуларга вәхи иттек. Әгәр сез белмәсәгез, зикер ияләренән сорагыз». Шулай ук, хәлсезлек хисен тойган кеше башка кешеләрне вирус йоктырудан сакланырга тиеш. Шуңа күрә авыру кешегә халык күпләп җыела торган урыннарга барудан тыелып торырга кирәк.

ИМАМНАР ӨЧЕН ТӘКЪДИМНӘР

1. Азан белән камәт арасындагы вакытны мөмкин кадәр кыскартырга.

2.Мөселманнар өчен мәҗбүри булган җомга хөтбәсе һәм башка дини бәйрәм чаралары вакытын мөмкин булганча кыскартырга: болар — Ураза һәм Корбан гаетләре.

3. Мәхәллә кешеләренә эпидемия таралганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләргә.

4. Намаздан соң кул биреп күрешүдән тыелып тору тәкъдим ителә.