news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры «Җәмигъ» мәчете төзелешенә миллион сум акча биргән

2020 елда мәчет корпусларын төзү өчен 240 миллион сум акча кирәк.

Чаллы мэры «Җәмигъ» мәчете төзелешенә миллион сум акча биргән
Набережночелнинский мухтасибат

(Чаллы, 13 март, «Татар-информ»). 13 мартта «Җәмигъ» мәчетенең төзелеш мәйданчыгында Чаллы хакимияте башлыгы имам-мөхтәсиб Алфас хәзрәт Гайфуллин һәм шәһәр мәчетләре имамнары белән очрашты. Бу турыда Чаллы мөхтәсибәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар эш барышы белән танышты. Хәзер төзүчеләр мәйданчыкка түгәрәк колонналар, технологик җиһазлар һәм 80 тонна арматура алып килде. 2020 елда мәчет корпусларын төзү планлаштырыла. Бу эшләрне башкару өчен 240 млн сум акча кирәк.

«Мин «Җәмигъ» мәчете төзелгән чорда бишенче мэр булам. Аның төзелеше 28 елга сузылды. Проектның төгәлләнүен бик күрәсе килә. Без гаилә белән киңәшләштек һәм «Җәмигъ» төзелешенә ярдәм итү фондына миллион сум акча бирергә булдык. Безгә беркем дә мәчет төземәячәк, әгәр үзебез дә моның өчен көч куймасак», дип шәрехли шәһәр башлыгы сүзләрен мөхтәсибәт.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100