Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе игълан ителде
«Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе кысаларында «Тарихи мирасны рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша сәнгать-эстетик тәрбия бирү» курсына тыңлаучылар җыела.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте татар халкының халык авыз иҗаты һәм милли-рухи ядкәрләребезне башкаручыларның төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе башлануы хакында игълан итә.
Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада гомуми белем бирү уку йортлары һәм башлангыч, урта һөнәри, югары белем бирү учреждениеләрендә укучылар, профессиональ башкаручылар һәм өлкән буын вәкилләре катнаша ала. Яшь чикләнмәгән. Аерым башкаручы да, иҗади коллективлар да катнашырга мөмкин.
Алар «Халык иҗаты әсәрләрен башкару (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикер)», «Китаплардагы әдәби мирас үрнәкләрен башкару» («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», «Кисек-баш» һ. б.), («Коръәнне татар мәкаме белән уку традицияләре») номинацияләрендә көч сынаша.
Беренче этапта (20-25 февральдә) катнашырга теләүчеләр, үз чыгышларын видеога яздырып, гариза юллый. Икенче этапта (26 февраль-1 март) чыгышларга һәм эшләргә эксперт бәяләмәсе бирелә. Сайлап алу турын, Zoom программасын кулланып, 6, 7 мартта онлайн форматта уздыру мөмкинлеге карала.
Нәтиҗәләр РИИ, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Болгар ислам академиясе сайтларында чыга. Йомгаклау этабы Казанда һәм Болгар ислам академиясендә узачак (27-28 март). Җиңүчеләр Гала-концертта катнаша.
Катнашу өчен анкета-гаризаны, үзең катнаша торган номинацияне күрсәтеп һәм материалларны (видеоязмалар) теркәп, «Илаһи моң» тамгасы белән riitatkafedra@mail.ru электрон адресына җибәрергә яки Казан, Газовая урамы, 19 йорт адресы буенча, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасына җибәрергә кирәк. Тел.: 8 (84-32) 77-68-26.
«Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе кысаларында шулай ук «Тарихи мирасны рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша сәнгать-эстетик тәрбия бирү» курсын узу өчен тыңлаучылар җыю игълан ителә. Ул дистанцион белем бирү технологияләре һәм электрон ресурслардан файдаланып, 15-22 февральдә була. Соңыннан квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз