news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте намаз уку курсларына гаризалар кабул итә

Беренче дәрес 15 февраль көнне Татарстан мөфтияте бинасында үтәчәк.

Диния нәзарәте  намаз уку курсларына гаризалар кабул итә
dumrt.ru

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән кабат гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар җиде дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Беренче дәрес 15 февраль көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында (Габдулла Тукай ур., 40) үтәчәк.

28 мартка кадәр укучылар тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.с. тормыш юлы, хәләл-хәрам, ураза, хаҗ мәсьәләләре белән танышачак. Иң соңгы очрашуда, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы үткәреләчәк.

Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан көндезге бергә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән.

Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Шулай ук +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты 4 сезон дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Дүрт сезон дәвамында әлеге проект курсларында дүрт йөздән артык кеше белем алды һәм намазга басты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100