news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы имам-мөхтәсибе үзәк мәчет һәм мәдрәсә төзелеше өчен ярдәм сорый

Төзүчеләр исәпләп чыгарганча, бинаның стеналарын күтәрү өчен 2446000 сум акча кирәк.

Питрәч районы имам-мөхтәсибе үзәк мәчет һәм мәдрәсә төзелеше өчен ярдәм сорый

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», «Алга»). Мәчет төзелеше ике меңенче елда башланган. Әмма акча булмау сәбәпле, төзелешне туктатып торырга туры килә. Быел төзелеш эшләрен кабат яңарттылар. Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт район үзәгендә мәдрәсә һәм зур мәчет төзү кебек игелекле эштә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Булачак корылманың куркынычсызлыгына анализ ясау өчен белгечләр чакыртканнар. Экспертлар бинаны төзү технологиясе бозылган, дип белдергән. Хәзер барлык җитешсезлекләрне тәртипкә китергәннәр.

Плитәләрне салып бетергәннән соң, стеналар торгызыла башлаячак. Мәчет ике катлы булыр дип планлаштырыла. Декоратив бизәү өчен дигән кирпечләрнең бер өлеше кайтарылган. Хәзер стеналарны күтәрү өчен төзелеш материаллары сатып алырга, ә җәйгә түбә ябарга кирәк.

«Кызганыч, хәзерге вакытта кирпеч сатып алыр өчен акча җитми, шуңа күрә район халкына үтенеч белән мәрәҗәгать иттек.Ярдәм итүчеләр инде бар, аларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Зур өлеш керткәне һәм һәрдаим ярдәм итеп торуы өчен район башлыгы Илһам Кашаповка, төзелеш компаниясе җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә, шулай ук өмәләрдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт», — диде Әббәс хәзрәт.

Төзүчеләр исәпләп чыгарганча, бинаның стеналарын күтәрү өчен 2446000 сум акча кирәк. Сумманың бер өлеше җыелган инде, әмма ул гына җитми.

«Безнең компания төзелештә катнаша, чөнки бу игелекле эш. Бөтен команда бердәм, көйле эшли. Мин бүген плитә һәм кирпеч салу өчен измә әзерлим. Хәзер салкын көннәр тора, шуңа күрә хәтта комны да җылытырга туры килә. Әмма Аллаһ ярдәме белән барысын да башкарып чыга алачакбыз», — дип уртаклашты төзелеш компаниясе хезмәткәре Шәүкәт Монавиров.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100