news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел ахырына кадәр онлайн-мәдрәсә ачылачак

Татарстан Диния нәзарәтендә Туган тел елына беренчел нәтиҗәләр чыгарылды.

Татарстанда ел ахырына кадәр онлайн-мәдрәсә ачылачак
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 ел ахырына кадәр онлайн-мәдрәсә ачылырга тиеш. «Дин нигезләрен өйдән торып, интернет аша өйрәнеп булачак. Проектның бөтен контенты әзер. Ул 100 процент татар телендә», — диде ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумының күчмә утырышында Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елына беренчел нәтиҗәләр чыгарылды.

«Иң беренче нәтиҗә — узган елның ахырында бастырылган „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ хезмәте 2020 елда бөтен татар җәмәгатьчелегендә танылды. Мөфти үз чыгышында шушы хезмәтнең быел аудиоверсиясе чыгуын да искә алды», — диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы ахырына кадәр Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләренең текстлары һәм аудиосы мобиль кушымта буларак та эшли башлаячак. Ягъни теләгән һәркем алардан бушлай файдалана алачак.

Туган тел елының тагын бер мөһим казанышы итеп Камил хәзрәт Татарстанның 100 мәчете каршында татар теле курслары оештырылуын атады. Бүгенге көндә аларга 1225 кеше йөри, ягъни уртача 10-12 кешелек төркемнәр формалашкан.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, имам-мөхтәсибләргә мөрәҗәгать итеп, халыкта татарлыкны саклап калуның дин әһелләре алдында да торган бурыч икәнлеген ассызыклап үтте. Чөнки милләттәшләребез татар булудан туктаса, үзен мөселман дип тә танымаячак, мәчетләргә дә юлны онытачак. Шуңа күрә мәчетләрдә тулы мәгънәдә татар телле мохит булдырырга һәм сакларга кирәк! , — диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100