news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Бәхәсле мәсьәләләргә багышланган күчмә утырышлар үткәрү кирәк

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар советының чираттагы утырышы узды.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Бәхәсле мәсьәләләргә багышланган күчмә утырышлар үткәрү кирәк
http://dumrt.ru/

(Казан, 12 октябрь "Татар-информ"). Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев казыйларга, теге яки бу мәсьәләне хәл итәргә теләгән кешеләрне чакырып, урыннарда күчмә утырышлар үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар советының чираттагы утырышында сөйләде.

Утырышта казыйлар халыктан кергән һәм казыйлар карар чыгаруны таләп иткән бәхәсле мәсьәләләрне карады. Нигездә алар ир белән хатын аерылышканда, бурыч түләгәндә килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләргә кагылышлы иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100