news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Тәлгат Таҗетдин һәм Әлбир Кргановны туган көннәре белән котлады

Камил Сәмигуллин Тәлгат хәзрәт Таҗетдин турында «ул Россиядә Ислам яңарышының чишмә башында торучы, илебезнең миллионлаган мөселманнарын берләштерүче һәм оештырып җибәрүче шәхес, милләтебезне иманга кайтаручыларның берсе», дип яза.

Камил Сәмигуллин Тәлгат Таҗетдин һәм Әлбир Кргановны туган көннәре белән котлады
http://dumrt.ru

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдә шәйхелислам, Россия югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин туган көнен билгеләп үтә. 10 октябрьдә мөфти, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов туган көне иде. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин аларны бәйрәм белән котлады. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенә котлау сүзләрендә Тәлгат хәзрәт Таҗетдин турында «Раббыбыз насыйбы белән ул Россиядә Ислам яңарышының чишмә башында торучы, илебезнең миллионлаган мөселманнарын берләштерүче һәм оештырып җибәрүче шәхес, милләтебезне иманга кайтаручыларның берсе булып тора», — дип яза.

«Тәлгат хәзрәт илебездәге Ислам үсеше өчен олы җаваплылыкны батыр йөрәк һәм зирәк акыл белән үз җилкәсенә ала һәм, бернинди тәнкыйтькә карамыйча, бүгенге көнгәчә дин кардәшләребезнең рухи әйдәп баручысы булып кала бирә. Күп кенә хәлиткеч карарларга, төпле һәм уйланылган адымнарга, өммәткә һәм динебезгә күп файда китергән эшләргә бай аның дини эшчәнлеге. Шушы мөһим гамәлләре өчен аңа зур рәхмәт», — ди Камил Сәмигуллин.

Ул Тәлгат хәзрәткә хәерле сәламәтлек, озын гомер, иман нуры, күңел көрлеге, рух ныклыгы тели. «Раббыбыз кылган күркәм эшләрегез өчен олыласын үзегезне», — ди.

Камил Сәмигуллин мөфти, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Кргановка котлавында «Минем тәбрикләвем иң соңгысы булып ирешсә дә, хәзрәтнең күңел күтәренкелеген озайтыр, бәлки. Әлбир хәзрәт барыбызга да киң дөньяви һәм дини гыйлеме белән, акыллы һәм җаваплы гамәлләре, максатчанлык һәм гаделлек кебек үзенә хас сыйфатлары белән билгеле. Оештыру сәләтенә ия, һәр эшне югары дәрәҗәдә башкара алучы, ихлас һәм динебез өчен җан атучы татар мөселман дин әһеле булып тора ул», — дип яза.

«Аллаһы Тәгалә аңа кылган игелекләре өчен әҗер-савапларын бирсен, Үзенең олы рәхмәте белән бүләкләсен, алга таба да билгеләнгән ниятләрен тормышка ашырырга, яңа үрләр яуларга ярдәм итсен! Әлбир хәзрәт! Киләчәктә дә динебезгә, өммәтебезгә бергәләп фидакарьләрчә хезмәт күрсәтергә насыйп әйләсен!», диелә котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100