Бөтендөнья татар конгрессы Вәгыйзь хәзрәт Яруллин туганнарының кайгысын уртаклаша

Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые кичә иртән вафат булды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин туганнарының кайгысын уртаклаша.

«Илебез мөселманнары зур югалту кичерә. Самара өлкәсенең элеккеге мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат.

Вәгыйзь Лотфулла улы тумышы белән Татарстанның Аксубай районыннан. Совет чорында дини эшчәнлеген Куйбышев шәһәрендә башлап милләттәшебез гомеренең соңгы көненә кадәр үзенең кыйбласына тугры булды. Самара өлкәсенең Диния нәзарәтен булдыруда аның тырышлыгы бихисап зур. Белемле, тәҗрибәле дин эшлеклесенең үзенә лаеклы алмаш тәрбияләве дә олы ихтирамга лаек.

Бөтендөнья татар конгрессы Вәгыйзь Лотфулла улы Яруллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!», диелгән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Вәгыйзь хәзрәт Яруллинның туганнарына юллаган хатында.

Элегрәк «Татар-информ» Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин кичә иртән вафат булуы турында хәбәр иткән иде.