news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел мөселман яшьләренең форумы яңа форматта була

Бирегә 15-22 август көннәрендә 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар җыела.

Быел мөселман яшьләренең форумы яңа форматта була
http://dumrt.ru

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). 15-22 август көннәрендә Алабугада мөселман яшьләренең унынчы юбилей форумы була. Быел мөселман яшьләре форумы үзенең форматын үзгәртте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап 5 мәйданчык тәкъдим итә: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Катнашучы үзе өчен бары бер генә мәйданчыкны сайлый ала.

Мөселман яшьләре форумы — 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы була.

Форумда катнашучыларны кабул итү төгәлләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100